Җәмгыять
10 Мая 2023, 05:35

Магнит бураны дулый

9 майдан 11 майга дүрт баллы берничә магнит давылы көтелә. Аларның йөрәк-кан тамырлары системасына тәэсире галимнәр тарафыннан расланган. 

Магнит бураны дулыйМагнит бураны дулый
Магнит бураны дулый

Кояш астрономиясе лабораториясе хәбәр итүенчә, Кояш кабынышларның артуы 1 майда ук башланган. Аларның дулкыннары исә  Җиргә тәэсир итә. Шулай ук яңа кабынышлар да мөмкин. Геомагнит тотрыксызлык чоры ким дигәндә 9 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Ләкин магнит давыллары көче уртача күрсәткечләрдән артмас дип көтелә. 11 майга вәзгыять, галимнәр фаразлары буенча, тулысынча тотрыклыланырга тиеш. Магнит кырының киләсе "дулавы" май ахырында фаразлана. 

30 ел эчендә тупланган мәгълүматны тикшергәннән соң, геомагнит давылларының  үлем очракларының артуы белән турыдан-туры бәйле булуын ачыклаганнар.

Язын һәм көзен кояшта кабынышлар вакытында инфарктлар еш була. Шул ук вакытта инсультлар сирәгрәк очрый. Әмма боларның сәбәбе ачыкланмаган. Бәлки, бу вегетатив системага йогынты белән бәйледер, ди галимнәр.

Магнит давылы вакытында артериаль кан басымының кискен сикерешләренә, нервлар тынычсызлануга әзер булырга кирәк.

Медиклар бу чорда акыл һәм физик активлыкны киметергә тырышырга, сәламәт йокыга игътибар итәргә; күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланырга, алкоголь, каһвә, каты чәй һәм зарарлы продуктлардан баш тартырга чакыра.

Фото: Freepik.

Магнит бураны дулый
Магнит бураны дулый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас