Җәмгыять
10 Мая 2023, 04:39

Диана Сәфәрованы соңгы юлга озаталар

Җырчы Әнвәр Нургалиевның икетуган сеңлесе Диана Сәфәрова фаҗигале рәвештә вафат булган. 

Диана Сәфәрованы соңгы юлга озаталарДиана Сәфәрованы соңгы юлга озаталар
Диана Сәфәрованы соңгы юлга озаталар
Җырчы Әнвәр Нургалиев  социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, аның бертуган апасының кызы Диана Сәфәрова авариядә  һәлак булган. Диана блогер буларак билгеле. Интернет челтәрләрендәге яңалыкларны укып баручылар аның тормышы хакында белеп баралар иде.
Диана  өч баласын -- беренче сыйныфта укучы Аиша исемле кызын һәм биш яшьлек Сәлмән һәм Сәид исемле игезәк улларын ялгызы гына үстергән.

Ул май бәйрәмнәрен туган авылында, әнисе янында үткәргән. Якыннары белән хушлашып, Диана «Хонда Цивик» автомобилендә төнгә таба юлга чыккан һәм Чишмә бистәсендә авариягә эләккән. ЮХХДИ  мәгълүматлары буенча, аның машинасы коймага килеп бәрелә һәм ханым вафат була. Шул урамнан үткән «Тойота Камри» автомобиленең юл һәлакәтенә катнашлыгы булу-булмау хакында мәгълүмат тикшерелә.

Диана Сәфәрованы бүген сәгать унда Чишмәдә соңгы юлга озаталар. Аның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 Фото: интернет челтәреннән.
Диана Сәфәрованы соңгы юлга озаталар
Диана Сәфәрованы соңгы юлга озаталар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас