Җәмгыять
5 Мая 2023, 10:05

Ура! Яңгырлар килә!

Җиңү көненә табигать көтеп алган бүләк ясамакчы. Республикада яңгырлар башланырга тиеш.

Ура! Яңгырлар килә!Ура! Яңгырлар килә!
Ура! Яңгырлар килә!

Атмосфера фронты төньяктан килә. Нәтиҗәдә, 5-6 май көннәрендә Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында күк күкрәп яңгыр яву ихтималы зур. Шулай ук көчле җил кузгалырга да мөмкин.

7 майда республика буенча яңгырлар башланырга тиеш. Бу хакта Башгидрометүзәк хезмәткәрләре хәбәр итә. Һава температурасы төнлә +7,+12 градус, көндез +20,+25 градус тәшкил итәчәк. Төньяк-көнбатыш районнарда температура +15тән артмаячак.

Шуңа күрә, бәйрәм көннәрен әрәм-шәрәм итмичә, бәрәңгеләрегезне утыртып бетерү хәстәрен күрегез, дуслар! Ялларыгыз файдалы үтсен!

Фото: https://sun6-23.userapi.com

Ура! Яңгырлар килә!
Ура! Яңгырлар килә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас