

Алга киткән илләрдә уртача гомер озынлыгы һаман арта бара. Әмма XXI гасырда да бик кыска гомерле кешеләр яши торган илләр булуы аяныч. Мәсәлән, Чадта уртача гомер озынлыгы 48,52 елга, Конго Демократик Республикасында 17,42 елга тәңгәл. Соңгысы табигый ресурсларга гаять бай булса да, сәяси тотрыксызлык, инфраструктура юклыгы, йөзләрчә еллык колониаль изелү аны хәерчелек чигенә китереп җиткергән.
Конго – сабыйлар арасында үлем-китем дәрәҗәсе иң югары булган илләрдән берсе.
Әфганстанда халык уртача – 47,32 ел, Замбиядә – 46,93 ел, Гвинея-Бисауда 46,76 ел яши. Соңгысында илдәге 100 мең кешегә 5 табиб туры килә, халыкның 9 проценты малярия белән йоктырган. Зимбабведа уртача гомер озынлыгы 46,59 елга тәңгәл.
Русиядә соңгы елларда халыкның уртача яше 72дән артыграк. Хатын-кызлар – 78-79, ир-атлар – 68-69 ел яши. Алга киткән илләр арасында беренче урында Япония бара, анда гомер озынлыгы уртача 85,5 ел тәшкил итә.
Фото: 9111.ru