

Башкортстанда чәчү эшләренең яртысыннан күбрәге инде тәмамланган. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә игенчеләр сабан культураларының 51,4 процентын чәчкәннәр. Бу 1 млн 84 мең гектар. «Бөртекле һәм кузаклы, азык, техник культуралар чәчәбез. Эш бөтен Башкортстан буйлап бара. Илеш, Архангель, Кырмаскалы, Дүртөйле, Авыргазы, Әлшәй районнарында эшләр тәмамланып килә: 73-84 процентка үтәлгән инде ", -- дип яза төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, быел һава торышы кырларга ике атнага алданрак чыгу мөмкинлеге бирде. «Аграрийларыбызга моңа әзер булулары өчен рәхмәт -- вакытында орлык һәм ягулык-майлау материаллары запасы алдык, техника әзерләдек», -- ди ул.