Җәмгыять
2 Мая 2023, 12:21

Уфа урамнарыннан... еланнар йөри

Кичә республика башкаласы урамнарында ике елан тотылган. Шуларның берсе – кара елан.

Уфа урамнарыннан... еланнар йөриУфа урамнарыннан... еланнар йөри
Уфа урамнарыннан... еланнар йөри

Кичә, 1 майда, Уфа Гражданнар оборонасы идарәсенең эзләү-коткару отрядына бик үк күнегелмәгән эш – елан аулау белән шөгыльләнергә туры килгән. Ярты сәгать эчендә алар ике тапкыр елан тотарга чыкканнар, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте. Башта Ферин урамындагы 31 нче йорт подъездына кара еланның “кереп баруын” хәбәр итәләр. Белгечләр кичектермәстән шул адрес буенча чыгып, махсус кыскычлар ярдәмендә кара еланны тотып, урманга чыгарып җибәрәләр. Бәхеткә каршы, елан беркемне дә чагарга өлгерми.

Икенче очрак Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан 84 нче Татар гимназиясе ихатасында була. Мондагы газонга тузбаш еланы җылынырга чыга. Коткаручылар аны да эләктереп алып, урманга чыгаралар.

Бу уңайдан Уфа Гражданнар оборонасы идарәсе башкала халкына мөрәҗәгать итеп, еланнар “һөҗүменә” аптырап калмыйча, мондый хәлләргә тарыган очракта кичекмәстән 112 телефоны буенча шылтыратырга чакырды.

Фото: Уфа Гражданнар оборонасы идарәсенең матбугат хезмәте.

Уфа урамнарыннан... еланнар йөри
Уфа урамнарыннан... еланнар йөри
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас