+20 °С
Облачно


Быел 1, 8, 9 май бәйрәм көннәренә туры килә, ә 6-7 май – гади ял көннәре. Шуңа бәйле рәвештә, өлкәннәргә пенсия тарату графигы бераз үзгәрә. График буенча, пенсия алу көннәре шушы даталарга туры килгән кешеләр аларны алдарак кулларына алачак. Мәсәлән, пенсияләрен 1 майда алырга тиешле кешеләргә акча 28 апрельдә үк таратылды.
График буенча пенсияләрен 6, 7, 8 һәм 9 май – Җиңү бәйрәмнәрендә алучыларга акча 5 майда ук таратылачак. Ә инде пенсияләрен 2-5 май аралыгында алучыларга акча үз көннәрендә киләчәк. Монда график үзгәрми, чөнки 2-5 май – эш көннәре.
Бәйрәмнәрегез акча өчен хафаланмыйча, күңелле үтсен!
Фото: vesti1.ru