+14 °С
Ясно


Уфа вакыты белән 20:14 сәгатьтә Ай Җир шары күләгәсенә керә башлаячак. Башкортстанда яшәүчеләр өчен ул бу вакытта офык чигендә урнашачак. Шуңа күрә бу вакытта аны бар тулылыгы белән күрү күпмедер кыенлык тудырачак. 20 сәгать 51 минутта Ай инде Җир өстенә үк күтәреләчәк һәм әлеге табигать могҗизасын республикадагы һәркем үк күзәтә алачак. Ә инде Ай тотылуны бар тулылыгы белән 22 сәгать 23 минуттан соң күзәтергә мөмкин булачак. Бу вакытта ул тулысынча Җир күләгәсендә калачак.
Ай тотылу барлыгы 4 сәгать 18 минут дәвам итәчәк һәм 6 майда 00 сәгать 31 минутта тәмамланачак.
Фото: http://ufaplanetarium.ru