Җәмгыять
26 Апреля 2023, 12:46

Бөек Тукай рухы разый булсын...

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршындагы Тукай һәйкәле янында бөек әдибебезнең тууына 137 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль тантана узды.

Бөек Тукай рухы разый булсын...Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...

“Күңелемне үз халкыма багышладым” дип аталган чарага республиканың танылган сәнгать осталары, шагыйрьләре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары җыелган иде. Тамашачылар алдында ачык һавада Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары бөек Тукаебызга багышланган әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Шагыйрьләр Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ, Руслан СӨЛӘЙМАНОВ, Виниса ФӘТТАХОВА, Нур” театры артистлары, мәктәп укучылары чыгышлары алкышларга күмелде.

Чараны оештыручы Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, Русия Дәүләт Думасы депутаты Римма ҮТӘШЕВА үз чыгышында Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының бер аудиториясендә башланып киткән “Тукай моңнары” бәйрәменең хәзер республика фестиваленә әверелеп, елдан-ел киңәя баруын ассызыклап үтте. Бүген “Нур” театрында үткән йомгаклау кичәсе моны тагын бер тапкыр раслады. Римма Үтәшева билгеләвенчә, Тукай шәхесе бүген төрле милләтләрне, мәдәниятләрне берләштерүче көч булып тора..

Чараның ахырында Башкортстан Хөкүмәте вәкилләре, милли оешмалар җитәкчеләре, чыгыш ясаучылар һәм кунаклар  Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бәйрәм татар халкының милли гимны – “Туган тел” җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Бөек Тукай рухы разый булсын...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас