Җәмгыять
25 Апреля 2023, 03:58

Уфада хоспис булачак

Июньдә ул беренче пациентларын кабул итәчәк. 

Уфада хоспис булачакУфада хоспис булачак
Уфада хоспис булачак

Радий Хәбиров белдерүенчә, быел май уртасында хоспис ачылачак. Медицина учреждениесе файдалануга тапшыру өчен әзер диярлек. Һәм инде июньдә үзенең беренче пациентларын кабул итәчәк. Хоспис 60 урынга исәпләнгән: 20 урын балалар, 40 урын өлкәннәр өчен тәгаенләнгән. Хосписның мәйданы 13 мең квадрат метр. 

Башкортстан башлыгы хоспис төзелешендә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. Финанслауның төп өлешен  Башкорт содалы компаниясе күтәргән. Шулай ук  битараф булмаган йөзләгән зур һәм кечкенә компанияләр иганәче булган, өмәләргә килгән.

Чыганак: Башинформ.

Уфада хоспис булачак
Уфада хоспис булачак
Уфада хоспис булачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас