Җәмгыять
25 Апреля 2023, 05:39

Тукай премиясе – “миллионер”!

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен ике тапкыр – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттыру хакында карар имзалады.

Тукай премиясе – “миллионер”!Тукай премиясе – “миллионер”!
Тукай премиясе – “миллионер”!

Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен ике тапкыр – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттырдылар. Бу турыда карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Әлеге премия ел саен бөек Тукай туган көнне – ягъни 26 апрельдә язучы, рәссам һәм музыка эшлеклесенә бирелә.

Әлегә кадәр Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучыларыннан беркемнең дә бу мәртәбәле бүләккә ия булганы юк. 2010 еллар башында “Пәйгамбәр таңы” трилогиясе өчен Тукай бүләгенә Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов тәкъдим ителгән иде, ләкин, кызганычка каршы, кандидатурасы кире кагылды. Киләчәктә комиссия Татарстаннан читтә яшәүче татар каләм әһелләренә игътибарлырак булыр дигән өметтә калабыз.

Яңа лауреатлар иртәгә, 26 апрельдә, игълан ителәчәк.

Фото: kazanreporter.ru

Тукай премиясе – “миллионер”!
Тукай премиясе – “миллионер”!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас