

Снарядны бер тракторчы басу тырмалаганда таба һәм шунда ук Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенә хәбәр итә. ОМОНның «Урал» миналарны зарарсызландыру төркеме хезмәткәрләре Мишка районына килеп, шикле предметны тикшерәләр һәм моның гражданнар сугышы чорыннан калган 76 миллиметрлы артиллерия снаряды икәнен ачыклыйлар. Бөтен хәвефсезлек таләпләренә туры китереп, росгвардиячеләр снарядны авыл тирәсеннән алып китеп, чокырда юк итәләр.
Росгвардиянең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге шикле әйберләргә очраганда, кичекмәстән бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәклеге турында кисәтә. Шулай ук шикле предметларга кагылу, күтәрү һәм күчерү тоела.
Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан буенча матбугат хезмәте.