

Согуд Гарәбстанының яр буе сакчылары Кызыл диңгездә югалган яхта капитаны Надежда Расинаның хатынына судноның пиратлар ягында булуын хәбәр иткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, дүшәмбе көнне, ягъни 17 апрель судно Согуд Гарәбстаныннан чыгып китә һәм 19 апрельгә Джибутига килергә тиеш була. Ләкин судно билгеләнгән урынга килми. Шуннан соң аны эзләү игълан ителә, моның өчен мөмкин булган барлык ысуллар – Согуд Гарәбстанындагы Русия илчелеге һәм Русия Тышкы эшләр министрлыгы җәлеп ителә.
– Хәзер безгә Согуд Гарәбстаныннан яр буе сакчылары пиратлар белән арадашчылык белән шөгыльләнүче оешма белән элемтәгә керүе турында хәбәр иттеләр. Ул оешма Согуд Гарәбстаны белән элемтәгә кергән, якын араларда сөйләшүләр башлануы көтелә, – дип хәбәр иткән яхта капитанының хатыны Надежда Расина.
Судно бортында өч русияле булган. Алар пиратлар белән очрашкач яхтадан ярдәм сорап сигнал биргән булган.
Фото: topwar.ru