Җәмгыять
22 Апреля 2023, 12:02

Дороннар, квадрокоптерлар заманы җитте

Дрон  оча да, йөзә дә.

Дороннар, квадрокоптерлар заманы җиттеДороннар, квадрокоптерлар заманы җитте
Дороннар, квадрокоптерлар заманы җитте

Гонконгның Кытай университеты командасы күптән түгел үзенең пилотсыз аппарат прототибын тәкъдим итте, ул очудан башка су астына да чума ала. Ул тулысынча су асты аппараты функцияләрен дә үти ала. Мондый җайланма эзләү-коткару операцияләре һәм техник тикшерүләр өчен кулланылырга мөмкин.

Кайбер кошлар  балык тоту өчен  суга чума ала, ләкин бу табигать дөньясында сирәк очрый торган хәл. Робототехника күзлегеннән караганда, бу шактый алга китеш булып тора.

Бу дронның авырлыгы 1,63 кг. зурлыгы 38 см тәшкил итә. Ул  алты минут дәвамында һавада оча, яки якынча 40 минут дәвамында су астына чума ала.

Белгечләр ике метр зурлыктагы шундый дрон ясау эшләрен алып бара.

 

Фото: podlokot.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас