

Ел саен дөньяда 350 миллионга кадәр кеше черки тешләүдән зыян күрә. Бу кан суыручы паразитлар күп кенә куркыныч авырулар да йоктыра. Кан белән ана черкиләр туклана. Аларга йомырка ясау өчен “тере” кан кирәк. Әгәр дә кан чыганакларына керүне чикләсәк, черкиләр азая башлый, шулай ук куркыныч вирусны “алу” ихтималы да кими. Иерусалим университеты тикшеренүчеләре төркеме, агач эшкәртү сәнәгате калдыкларыннан алынган целлюлоза нигезендә саклагыч гель уйлап чыгарган. Аны сиптергәннән соң черкиләр тәнгә укларын кадый алмый. Чөнки тәнне саклаучы тышча барлыкка килә.
Бу черкиләргә каршы иң арзанлы саклану чарасы булырга мөмкин.
Фото: grizun-off.ru