

Гыйльми җыен 19 апрельдә Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан оештырылды. Студентларның фәнни-гамәли конференциясе күренекле галим, педагог, филология фәннәре докторы, профессор, БДУның татар филологиясе кафедрасы мөдире Радик Гали улы СИБӘГАТОВның (1934 – 2005) истәлегенә багышланды. Конференция үз эшен ике юнәлештә алып барды. Беренче секция “Хәзерге татар лингвистикасы һәм лингводидактикасы мәсьәләләре” дип аталса, “Хәзерге татар әдәбият гыйлеме һәм фольклористикасы мәсьәләләре” нә багышланды. Барлыгы 30дан артык чыгыш тыңланылды.
Студентларның зур өлеше өчен бу тәүге фәнни “чирканчык” булды, чөнки пандемия аркасында соңгы өч елда мондый җыеннар үткәрелгәне юк иде. Хәзер инде алар традиция рәвешен алырга тиеш.
Һәр секциядә җиңүчеләр билгеләнде. Телчеләр арасында I урынга – Гөлназ НОГМАНОВА (магистрант), II урынга – Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА (1 курс), III урынга Юлия ШАКИРОВА (4 курс) лаек булды. Әдәбиятчылар секциясендә I урынны – Гөлназ Абдуллина (магистрант), II урынны – Милена МОРАТОВА (5 курс), III урынны Румия НУРОВА (3 курс) алды.
“Студент фәне атналыгы” кысаларында студентларның фәнни-тикшеренү эшләре конкурсына да йомгак ясалды. I урынга – Ләйсән ЙОСЫПОВА (5 курс), II урынга – Эльза САФИНА (5 курс), III урынга Камилла ХОДАЙБИРДИЕВА (5 курс) лаек булды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.