

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БСО) доклады буенча, 56 яшьлек хатын-кыз күптән түгел Кытайда H3N8-дән үлгән. H3N8 – кош гриппының бер төре, аның белән рәсми рәвештә бөтен дөнья буенча өч кенә кеше генә авырган. Бу авыру турында без нәрсә беләбез? Ул H3N8-А гриппы вирусының бер төре, РНК-вируслар төркеменә карый, алар кошларны һәм кайбер имезүчеләрне зарарлый. H3N8 белән, нигездә, кошлар, бигрәк тә үрдәкләр һәм казлар еш авырый, алар А гриппы вирусларының табигый хуҗалары булып торалар.
Ләкин, барлык А грипп вируслары кебек, H3N8 мутацияләнергә һәм эволюцияләнергә мөмкин, бу аңа яңа төрләрне, шул исәптән кешене дә, зарарларга мөмкинлек бирә.
Өч очрак та Кытайда теркәлгән. 2022 елның апрелендә теркәлгән беренче очрак Хэнань провинциясеннән дүрт яшьлек малай белән булган. Ул, үз йорты янындагы кыргый үрдәкләр белән контакттан соң, вирус йоктырган дип фаразлана. Бер ай узгач, шул ук провинциядә тере кош сатылган базарга барганнан соң тагын бер малай зарарланган. Ике бала да савыккан. Өченче яңа теркәлгән очрак Гуандун провинциясендәге 56 яшьлек хатын-кызда ачыкланган. Беренче симптомнар быел февраль аенда барлыкка килгән. Аннары 3 мартта ул пневмония белән хастаханәгә эләгә, ә 16 мартта вафат була.
Фото: news.rambler.ru