Җәмгыять
18 Апреля 2023, 17:17

Сәер һәйкәлләр

Уфа үзәгендәге Мостай Кәрим урамында өч ел элек  талпанга һәйкәл барлыкка килде.

Сәер һәйкәлләрСәер һәйкәлләр
Сәер һәйкәлләр

18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Уфа да һәйкәлләргә бай, арада  гадәти булмаган һәм  сәерләре дә очрый.

Кайбер һәйкәлләр аерым һөнәр иясенә куелган. Аларның берсе Уфаның Октябрь проспектындагы “Фирма мир” тукталышында урнаштырылган. Ул урам себерүчегә куелган һәйкәл.

Күптән түгел Уфада мәктәп пешекчесенә (поварына) һәйкәл ачылды. Мәктәп ашханәсе аш-су остасы һәм яшь укучы кыздан торган скульптураны Мәҗит Гафури урамындагы 35нче мәктәп янында урнаштырылган. Бу гадәти булмаган арт-объектның постаментында “Ашарга, өйрәнергә, үсәргә” дигән шигар язылган. Идея авторлары аңлатуынча, бу һәйкәл илнең мәктәп ашханәләрендәге барлык аш-су осталарының хезмәтләрен тану һәм бәяләү булып тора.

Уфа үзәгендәге Мостай Кәрим урамында өч ел элек  талпанга һәйкәл барлыкка килде. Ул “Урал таулары Илчелеге” кибете каршында постаментка куелган кечкенә көмеш фигурадан гыйбарәт. Һәйкәл талпан энцефалитыннан прививка ясатырга кирәклеген искә төшереп тора.

 

Фото: vk.com/extremejewelry

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас