Җәмгыять
17 Апреля 2023, 05:13

Чакмагышта ифтарлар һәм өмәләр гөрләп уза!

Якташларның дингә тартылулары, традицион Ислам нигезләрен өйрәнүләре һәм уразалар тотып матур-матур ифтар табыннары оештыруларына сокланабыз.

Чакмагышта ифтарлар һәм өмәләр гөрләп уза!Чакмагышта ифтарлар һәм өмәләр гөрләп уза!
Чакмагышта ифтарлар һәм өмәләр гөрләп уза!

Чакмагыш районында уздырылган ифтар мәҗлесләрен искә алып, якташларның бу матур дини мәҗлесләргә булган хөрмәтен үрнәк итеп куярга мөмкин! Район үзәгендә ике мәчет – "Әдһәм-Бикә" һәм "Мостафа" Аллаһ йортлары дин кардәшләребезне берләштерә, изге гыйбадәтләр өчен хезмәт күрсәтә. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевның, Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз хәзрәт Котлыевның, район имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаевның, авыл имамнарының халыкка якты юл, изге юл күрсәтүләре, изге эшләргә өндәүләре дә мактауга лаек. Районның мәчетләрендә шәфкатьле йөрәкле иганәчеләр ярдәме белән уздырылган ифтар мәҗлесләре даими гамәлдә!

Ифтар – ураза тотучы өчен иң күңелле мизгелләрнең берсе. Авыз ачканга күрә генә түгел, шушы вакытта күңелләр нечкәрә, бер-береңә ярдәм итү, итагатьлерәк булу теләге көчәя. Сәбәбе нидә икәнен белеп тә бетереп булмыйдыр, әмма чынлыкта шулай бу. Хәдисләрдә: берәр кеше уразадагыларны җыеп ифтар мәҗлесе уздырса, үзе дә ураза тоткан савапка ирешер, дигән юллар бар.

Җирлекләрдәге иман йортларының территорияләрендә язгы санитар-экологик өмәләр үткәрелүен дә фәкать мактап телгә алып була.
Бер генә теләк: бу изге гамәлләр дәвамлы булсын иде.

Юлай НИЗАЕВ,

Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы. 

Чакмагышта ифтарлар һәм өмәләр гөрләп уза!
Чакмагышта ифтарлар һәм өмәләр гөрләп уза!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас