

Тараканнан робот ясарга буламы? Була икән. Бөҗәкнең баш миенә я периферик нерв системасына электродлар имплантацияләү ысулы белән. Нәтҗәдә, аның белән идарә итәргә мөмкин.
Мондый тәҗрибәләр белән Пекин технология институтында Кейсуке Моришима һәм аның хезмәттәшләре шөгыльләнә.
Тараканга аның хәрәкәтен терки торган приборлар да урнаштырыла. Әгәр таракан туктаса яки ялгышса, аңа автомат рәвештә электростимуляция кулланыла һәм аны дөрес юнәлештә хәрәкәт итәргә мәҗбүр итәләр.
Мондый система белән җиһазландырылган бөҗәк уртача тизлеген һәм узган араны 70% ка арттырган, ә тик тору вакыты 78% ка кимегән. Моннан тыш, тараканның караңгы почмакларга һәм йомык киңлекләргә табигый һәвәслеген йөгәнли алганнар.
Чыганак: Газета.ру.