

ВТБ банкы 2023 елның гыйнвар-март айларында автомобиль сатып алуга бирелгән кредитларга анализ ясап, шуны ачыклаган: ир-ат автоһәвәскәрләрнең 47 проценты седан кузовына һәм 36 проценты паркетникка өстенлек биргән. Автоледиларның исә 45 проценты кроссовер, 40 проценты седан кузовлы машина сатып алган.
Ир-атларны седаннар зуррак динамикага һәм маневрлыкка ия булуы белән кызыксындыра. Хатын-кызлар исә утыру урынының югарыда булуына карый һәм практик мәнфәгатьтән чыгып эш итә. Ягъни кроссовер балаларны утыртып йөрү өчен уңайлы, салоны киң.
Быелгы елның беренче өч аенда русиялеләр арасында LADA моделенә максималь ихтыяҗ күзәтелгән. Алар белән һәр өченче ир-ат һәм һәр дүртенче автоледи кызыксынган. Шулай ук автоһәвәскәрләр Kia, Hyundai, Omoda һәм Haval автобрендларына өстенлек биргән.
Фото: lookstudio; Freepik.