Җәмгыять
10 Апреля 2023, 03:48

Талпаннан сак бул!

Элекке елларда талпан энцефалиты Белорет, Кыйгы, Салават, Дуван, Балтач, Караидел районнарында ешрак теркәлгән.

Талпаннан сак бул!Талпаннан сак бул!
Талпаннан сак бул!

Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең соңгы мәгълүматлары буенча, талпаннар уяна башлаган. Талпан кадалу уңаеннан медицина оешмаларына 50дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

"Башкортстан гигиена һәм эпидемиология үзәге"ндә  (Уфа, Шәфиев урамы, 7, тел. 8 347 287 85 00) һәм аның филиалларында талпаннарны вируслы энцефалит һәм боррелиоз вирусына тикшерү  пунктлары ачылган. Ягъни талпанны анализга бирергә мөмкин. Ул вируслы булган хәлдә, кичекмәстән дәвалау чаралары күрелә.

Талпаннан саклану өчен максималь ябык кием, шулай ук бөҗәкләрдән саклаучы (акарицид) һәм аларны куркыта торган (реппелент)  чараларны куллану. Урманнан кайткач, кием-салымны, өс-башны тикшерергә кирәк. Шулай ук урамда йөргән йорт хайваннарын да искә алырга кирәк. 

Башкортстан территориясе -- вируслы талпан энцефалиты белән авыру буенча эндемик төбәк. Ел саен  медучреждениеләргә талпан тешләүгә зарланып, 10 меңнән 20 меңгә кадәр кеше мөрәҗәгать итә.

2022 ел нәтиҗәләре буенча республикада талпан вирус энцефалиты белән авыруның 28 очрагы теркәлгән (2021 елда -- 16), шул исәптән 17 яшькә кадәрге балалар арасында 7 очрак.

Фото: Валерий Шахов.

Чыганак: Башинформ.

Талпаннан сак бул!
Талпаннан сак бул!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас