Җәмгыять
9 Апреля 2023, 15:39

Илнең киләчәге нинди?

Һинд күрәзәчесе Арчена Нагабушанам Украинадагы махсус хәрби операциянең кайчан тәмамланачагын әйткән.

Илнең киләчәге нинди?Илнең киләчәге нинди?
Илнең киләчәге нинди?

Украинадагы конфликтның кайчан тәмамланачагы – бүген иң еш телгә алынган тема. Хәрбиләр дә, төрле сәләтләргә ия булучылар да фикерләрен әйтүне дәвам итә. 

Һиндстан күрәзәчесе һәм блогер Арчена Нагабушанам, “Туры эфир” телетапшыруында булып, анда махсус хәрби операциянең тәмамланачагы вакыты турында үз фикерләре белән уртаклашты. Арчена сүзләренчә, алдагы 3, иң күбе 4 елда хәл тотрыклыланырга тиеш.

“Бүген булган һәрнәрсә булырга тиеш иде. Бу — котылгысыз. Русия Федерациясенә төшкән барлык кыенлыклар илне тагын да көчлерәк итәчәк. Русия үз бәйсезлеге өчен көрәшүен дәвам итәчәк!” – ди Арчена Нагабушанам.

Күрәзәче Русия Федерациясен планета өчен мөһим, сакраль мәгълүматка ия булган изге ил дип атый. “Русия үз юлында күп халыкларны азат итәчәк һәм, нәтиҗәдә, җиңәчәк”, – ди ул.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Илнең киләчәге нинди?
Илнең киләчәге нинди?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас