Җәмгыять
7 Апреля 2023, 01:45

Талпаннар яңа вирус тарата

“Хасеки” вирусы илнең Көнчыгыш төбәкләрендә табылган, Башкортстанда әле ул очрамый.

Талпаннар яңа вирус таратаТалпаннар яңа вирус тарата
Талпаннар яңа вирус тарата

Быел көннәр башка елдагыдан иртәрәк җылыткач, талпаннар тизрәк уянган. Галимнәр әлеге бөҗәкләрдән кешегә күчә торган яңа вирус ачыклаган. “Хасеки” дип аталучы бу йогышлы чир үпкәләр ялкынсынуына һәм бизгәккә китерергә мөмкин.

“Вирус илнең Көнчыгыш төбәкләрендә табылган, Башкортстанда әле ул юк”, – ди Роспотребнадзор белгечләре. Бу чирнең төп куркынычы шунда – ул башка инфекцияләр белән бергә дә йогарга мөмкин.

“Хасеки” энцефалит һәм өч төрле бизгәк авыруын китереп чыгара. Әлеге вирусның беренче очраклары 10 ел элек Владивосток һәм Новосибирск шәһәрләрендә теркәлгән булган.

Фото: 31tv.ru

Талпаннар яңа вирус тарата
Талпаннар яңа вирус тарата
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас