+17 °С
Облачно


2 апрельдә Стәрлебаш районында коточкыч җинаять кылынган. Шәхси күралмаучанлык сәбәбе белән 27 яшьлек ир-ат 12 яшьлек каенишенә мунчада балта белән һөҗүм иткән. Аңа коточкыч яралаган, яралар күбрәк кул-аяк тирәсенә туры килгән.
Аннан бу кеше үз-үзен үтерергә ниятләгән, әмма моңа туганнары комачаулагач, җинаять урыныннан качкан. Юлда хәле начарланып китеп, аңын югалтып егылган. Юл уңае туры килгән автомобиль аны хастаханәгә китергән. Хокук саклаучылар аны биредә тоткарлаган һәм җинаять эше кузгаткан.