Җәмгыять
5 Апреля 2023, 02:16

Уфада Росгвардия офицеры кешене янгыннан коткарган

Йөри алмаган ир-атны ул ут эченнән күтәреп алып чыккан.

Уфада Росгвардия офицеры кешене янгыннан коткарганУфада Росгвардия офицеры кешене янгыннан коткарган
Уфада Росгвардия офицеры кешене янгыннан коткарган

Бу көнне полиция майоры Олег Д. ялда була. Үзенең шәхси йортының ишегалдында хуҗалык эшләре белән маташканда, ул күрше ихатадан ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетә һәм куе кара төтен чыгуын күрә.

Росгвардияче шунда ук ашыгыч хезмәтләргә шылтырата, үзе янгын чыккан ихатага йөгерә. Ярдәм сорап кычкырган хатыннан өйдә аның йөрү сәләтеннән мәхрүм 41 яшьлек улы калуын белә.

Урамнан үтеп баручы бер Уфа кешесе дә офицерга ярдәмгә килә. Икәүләп алар ут ялмап алган йортка үтеп керәләр. Ярдәм сорап кычкырган тавыш буенча барып, Олег идәндә бер хәлсез ир ятуын күрә. Икәүләп алар бу иар-атны урамга алып чыгалар һәм “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренә тапшыралар.

Янгын, бәхеткә каршы, сүндерелә. Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.

Чыганак һәм фотолар “Росгвардия”нең матбугат хезмәтеннән алынды.

Уфада Росгвардия офицеры кешене янгыннан коткарган
Уфада Росгвардия офицеры кешене янгыннан коткарган
Уфада Росгвардия офицеры кешене янгыннан коткарган
Уфада Росгвардия офицеры кешене янгыннан коткарган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас