Бу ярминкәне уздыру турында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Арт-Корылтай” III Мәдәни форум барышында игълан иткән иде. Бу чараны уздыру тәкъдиме белән Башкортстан Язучылар берлеге чыкты. Радий Хәбиров ярминкәне мөмкин кадәр эчтәлекле, интерактив итәргә кушты.
“Китап-бәйрәм”дә зур нәшриятлар, китап кибетләре, модельле китапханәләр, шулай ук язучылар, рәссамнар, драматурглар һәм сәнгать белгечләре катнашачак. Ярминкә кысаларында, китап сатудан тыш, танылган әдәбиятчылар, шулай ук яшь авторлар белән очрашулар көтелә.
"Урал-батыр" балалар сәнгать иҗаты конкурсы; язучылар һәм драматурглар форумы; "Төбәк тарихы. Башкортстан тарихы" күргәзмәсе, "Бергә укыйбыз" кичке укулары, "Әйтеш" кобаер, чәчәннәр бәйгесе, вакытлы әдәбият, модельле китапханәләр, аш-су китаплары, психология буенча гаилә консультацияләре һ. б. күп мәйданчыклар җәелдереләчәк. Һәр зонада остаханәләр, уеннар, консультацияләр һәм башка чаралар оештырылачак.
Тулырак бу хакта
https://www.kitap-bayram.ru/ һәм катнашуга гариза бирү өчен: https://www.kitap-bayram.ru/#rec567352681.