Җәмгыять
1 апрель 2023, 03:25

Бүгеннән хәрби хезмәткә язгы чакыру башлана

1 апрельдән 15 июльгә кадәр армиягә 147 мең кеше китәргә тиеш.

Бүгеннән хәрби хезмәткә язгы чакыру башланаБүгеннән хәрби хезмәткә язгы чакыру башлана
Бүгеннән хәрби хезмәткә язгы чакыру башлана

Русия Президенты Владимир Путин кул куйган Указга ярашлы,  хәрби хезмәткә запаста тормаган 147 мең 18-27 яшьлек егет алыначак. Чагыштыру өчен: 2022 елгы көзге чакыру вакытында 120 мең кеше солдат шинеле кигән иде. Быелгы язгы чакыру 1 апрельдән 15 июльгә кадәр үтәчәк. Бер үк вакытта хезмәт срогын тутырган солдат, матрос, сержант һәм старшиналар запаска күчерелеп, туган йортларына кайтачак. Русия Дәүләт Думасының Оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов ышандыруынча, алар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәскә тиеш һәм Русиянең яңа төбәкләре – Донецк, Луганск халык республикалары, Запорож һәм Херсон өлкәләренә җибәрелмәячәк.

Әйткәндәй, бу чакыру иске тәртипләр буенча узган соңгысы булуы ихтимал. Дәүләт Думасы язгы сессиядә хәрби хезмәткә чакыруның яшь чиген 27 яшьтән 30 яшькә кадәр озайту турында закон кабул итәргә әзерләнә.

Фото: m24.ru

Бүгеннән хәрби хезмәткә язгы чакыру башлана
Бүгеннән хәрби хезмәткә язгы чакыру башлана
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас