Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2023, 10:38

"Ана капиталы" ничек кулланыла?

Башкортстанда 84 меңләп гаилә ана капиталын кредит кулланмыйча гына торлак сатып алуга яки төзүгә тоткан.

"Ана капиталы" ничек кулланыла?
"Ана капиталы" ничек кулланыла?

"Ана капиталы" программасы башланганнан бирле Башкортстанда 84 меңнән артык гаилә ана капиталын кредит кулланмыйча гына торак сатып алуга яки төзүгә тоткан. Бу хакта Русиянең социаль фонды бүлеге хәбәр иттә.

2023 ел башыннан исә республиканың 403 гаиләсе ана капиталы хисабына, кредит акчаларын җәлеп итмичә, торак шартларын яхшырткан.

Гомумән алганда, программасы кысаларында торак шартларын яхшыртуга 334 меңнән артык гариза бирелгән. 

Быел ана капиталы фактик инфляция буенча индексацияләнде. 2023 елның 1 февраленнән аның күләме 2020 елдан соң туган бер балалы гаиләләр өчен 586 947 сум тәшкил итә. Икенче балага түләнүче сумма, 2020 елдан башлап,  188 682 сумга җиткән.  Ягъни ике бала өчен гомум түләүләр 775 628 сумга җитә.

Торак шартларын кредитка кермичә генә яхшырту өчен Ана капиталын балага өч яшь тулганнан соң гына кулланырга мөмкин. Сатып алына я төзелә торган торак Русия территориясендә булырга тиеш. Әмма фатирга я йортка ремонт ясау торак шартларын яхшырту буенча эшләр исемлегенә керми.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Freepik.

"Ана капиталы" ничек кулланыла?
"Ана капиталы" ничек кулланыла?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: