Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2023, 21:18

Өч яшьлек кыз суга батып үлгән

Суның тирәнлеге бары бер метр гына булган. Суның тирәнлеге бары бер метр гына булган. 

Өч яшьлек кыз суга батып үлгән
Өч яшьлек кыз суга батып үлгән

23 март көнне көндез Мәчетле районының бер авылында коточкыч фаҗига булган. Өч яшьлек кыз абыйлары һәм апалары белән бергә су белән тулган чокыр янында уйнаган. Бервакыт баланың кулыннан уенчык суга төшеп киткән. Кыз аны алырга дип бозга баса, ләкин юка боз ватылып, бала суга чума. Балалар үзләре генә аны коткара алмагач, ярдәм сорарга чабалар. Фаҗига урынына иң беренче булып әтисе килә, кызны судан чыгарып ясалма сулыш алдыра, ләкин бала тын алмый.

Суның тирәнлеге бары бер метр гына булган.

Кыз күпбалалы гаиләдән, аның тагы биш туганы бар, иң кечкенәсенә нибары бер ай.

Гаилә имин, барлык балалар да һәрвакыт караулы булган. Әлеге факт буенча хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткан.

 

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: