Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2023, 10:24

Тешеңне яшьтән сакла!

Башкортстан мәктәпләрендә теш кабинетлары елдан-ел күбәя. 

Тешеңне яшьтән сакла!
Тешеңне яшьтән сакла!

Башкортстанда мәктәп стоматологиясен актив үстерәләр. Республиканың Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, 2022 елда республикада 12 стоматология кабинеты ачылган. 2023 елда тагын 30 кабинет ачылу планлаштырыла.

Бүгенге көндә республикада 214 лицензияләнгән мәктәп стоматология кабинеты бар, шуларның 80е "Взлетай!" мәгариф проектының "Сәламәт елмаю" модуле кысаларында ачылган. Узган елда гына да бу максатларга республика бюджетыннан 14,4 млн сум акча бүлеп бирелгән иде, ә быел -- 36,1 млн сум».

Мәктәп стоматология кабинетлары  стоматология ярдәме дәрәҗәсен сизелерлек арттыра. Авыл территорияләре өчен  бу бигрәк тә актуаль.

Мисалга, Илеш районының Югары Яркәй авылындагы 4нче мәктәп директоры Светлана Хәкимова сүзләренә караганда, бүген мәктәптә  500дән артык бала белем ала, алар өчен стоматология кабинеты укучыларның тешләре сәламәтлеген кайгырту өчен бик мөһим урын булып тора.

Тешеңне яшьтән сакла!
Тешеңне яшьтән сакла!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: