Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2023, 10:06

Чокыр-чакыр калмаска тиеш

Төбәк юллары торышына карата шикаятьләр күп.

Чокыр-чакыр калмаска тиеш
Чокыр-чакыр калмаска тиеш

Республика Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы мәгълүматы буенча, Башкортстанда иң күп шикаятьләр муниципаль юлларның торышына бәйле. Бу уңайдан 1 124 шикаять килгән. Республика әһәмиятендәге юллар торышына 39 шикаять килсә,  федераль юлларга 21 тапкыр (20 мартка булган мәгълүматларга караганда) зарланганнар. Бу аңлашыла да -- эрерәк трассалар федераль һәм республика казнасы исәбенә тотыла. Муниципаль бюджетларның исә  мөмкинлекләре күпкә тыйнаграк.

Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы  юллар торышы мәсьәләсенә аеруча игътибар юнәлтте. "Бу безнең халык өчен бик сизгер тема. Без юллардагы һәр чокыр турында белергә омтылабыз. Моның өчен юл инфраструктурасы өлкәсендәге эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасы ярдәмендә һәр дефект факты цифрлаштырыла, ә системага ремонтка кадәр һәм аннан соң фотолар кертелә. Бу дефектларны бетерү буенча эшне дөрес планлаштырырга һәм аның үтәлешен күзәтергә мөмкинлек бирә ", -- дип ассызыклады Радий Хәбиров һәм бу эшне тизләтергә кушты.

Чыганак: Башинформ.

 

Чокыр-чакыр калмаска тиеш
Чокыр-чакыр калмаска тиеш
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: