Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2023, 10:34

Өлкән кешегә кул күтәргәннәр

Ишембайдан өч кеше 95 яшьлек әбине талаган һәм тиешле җәзасын алган.

Өлкән кешегә кул күтәргәннәр
Өлкән кешегә кул күтәргәннәр

Ишембай шәһәр суды өч кешегә "Зыян күрүченең үлеменә китергән авыр тән җәрәхәтләре ясау" һәм "талау" маддәләре буенча хөкем карары чыгарган.

Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, исерек ир-ат төнлә үзенең 95 яшьлек күршесенә кереп,  бурычка акча сораган. Әби баш тарткач, гаепләнүче аңа куллары һәм аяклары белән күп тапкырлар суккан.  Шуннан соң  үзенең танышларын чакырып, алар зыян күрүченең фатирын тентегәннәр. Өч мең сум акча тапкач, чыгып киткәннәр.

Икенче көнне әбинең кызы  килеп, карчыкны хастаханәгә алып киткәннәр, анда ул җәрәхәтләрдән үлгән.

Гаепләнүчеләр үз гаебен танымаган. Суд аларга 6 елдан алып 14 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән, шулай ук алар мәрхүмәнең кызына бер миллион сум күләмендә әхлакый зыян компенсациясен түләячәк.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Freepik.

Өлкән кешегә кул күтәргәннәр
Өлкән кешегә кул күтәргәннәр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: