Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2023, 10:58

Агачлар – табигать һәйкәле

Агачларның гүзәллеген данлаган фотоларның бөтенрусия конкурсы үтәчәк.

Агачлар – табигать һәйкәле
Агачлар – табигать һәйкәле

1 мартта "Агачлар – тере табигать ядкәрләре" ("Деревья – памятники живой природы") бөтенрусия фотоконкурсы старт алды. Фотоконкурсның максаты – агачларының беренчел матурлыгын сурәтләү, яшь буында табигатьне кайгырту һәм саклау теләген тәрбияләү.

Шулай ук бу чара Русиянең табигый мирасының бер өлеше булган һәм илебез өчен табигый, тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия уникаль карт агачлар белән кызыксынуны арттыруга,  Русиядә эчке туризм үсешенә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Иң якты өч эш авторы акчалата призлар белән бүләкләнәчәк: 1 урын – 100 000 сум, 2 урын – 60 000 сум, 3 урын – 30 000 сум. 

Шулай ук уңышлы эшләр "Русиянең уникаль агачлары" дигән бүләк фотоальбомында  бастырылачак.

Конкурста катнашу өчен rosdrevo.ru  сайтына керергә һәм фотоэшләр йөкләмәсе битенә күчәргә кирәк. Конкурс  2023 елның 1 мартыннан 2023 елның 1 октябренә кадәр дәвам итә.

Агачлар – табигать һәйкәле
Агачлар – табигать һәйкәле
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: