

Һөнәри бәйгедә барлыгы 14 укытучы катнашты. Беренче этаптагы сынауларда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 7 укытучы конкурсның “Укытучы-мастер” дип аталган икенче этабына үткән иде. Ә инде “сират күпере”нең бу өлешен дә исән-имин кичеп чыга алган 5 конкурсант бәйгенең финалында катнашу хокукын алды.
Менә аларның исемнәре:
Алар иртәгә, 22 мартта, “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турда көч сынашачак. Шул ук вакытта һәммәсе дә татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеле булачак. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк.
“Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 24 мартта үтәчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
жюри әгъзасы.
Автор фотолары.