Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2023, 14:37

Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре

Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2023” республика конкурсы бүген Уфаның 84 нче Татар гимназиясенә күчте.

Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре
Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре

Биредә җиде бәйгече жюри алдында сыйныф сәгатьләре күрсәтте. Лилия ВӘЛИЕВА (Аскын районы, Кышлау-Елга мәктәбе); Эльза ЗАКИРҖАНОВА (Караидел районы, Яугилде мәктәбе); Зөлфия МАНСУРОВА (Бүздәк районы, Каран мәктәбе); Айгөл МАХИЯНОВА (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин ис. 1 нче мәктәбе); Дамира ХӨСНЕТДИНОВА (Краснокама районы, Яңа Бөртек мәктәбе); Алия ШӘФЫЙКОВА (Нефтекама шәһәренең 2 нче мәктәбе); Зөлфия ЯКУПОВА (Кушнаренко районы, Кушнаренко авылының Советлар Союзы Герое В.Д. Паширов ис. 1 нче урта мәктәбе) үткәргән сыйныф сәгатьләре, конкурс кагыйдәләренә ярашлы, Русиядә быел игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы”на багышланды. Конкурсантлар шәһәр балалары белән уртак тел табып, сыйныф сәгатьләрен бай эчтәлекле итеп үткәрүгә иреште.

22 мартта узарга тиешле “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең бишесе үтәчәк. Аларның исемнәре иртәгә төштән соң игълан ителергә тиеш. Бу укытучылар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип танылачак. Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеле булачак. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 24 мартта үтәчәк.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре
Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре
Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре
Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре
Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре
Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре
Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре
Икенче тур дәвам итә: тәрбия сәгатьләре
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: