+13 °С
Болытлы
Кичә көчле җил нәтиҗәсендә Уфаның Салават Юлаев проспектындагы “Әр-Рәхим” мәчете гөмбәзе килеп төшкән. “Агидель-ИнвестСтрой” инвестицион-төзелеш компаниясенең генераль директоры Филүс Ишбулатов әйтүенчә, мәчет кебек катлаулы объектлар, фаҗигале шартларда кеше корбаннарына китерергә мөмкин булган конструкция җимерелмәсен өчен, төзелеш туктатылган вакытта консервацияләнергә тиеш. Ә ул консервацияләнмәгән булган.
Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Мәчетнең гөмбәзе алтын белән йөгертелгән. Белгечләр аның кабат җитештергән заводка җибәрелү ихтималлыгын хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотосы.