Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2023, 10:40

Пенсионерларга мошенник корбаны булмас өчен нишләргә?

“Пенсиягез артты, өстәмә акчаны күчерү өчен паспорт белешмәләрегез, банк картагызның номеры, ПИН-коды кирәк”, дип шылтыратсалар, ышана күрмәгез! Бу мошенниклар!

Пенсионерларга мошенник корбаны булмас өчен нишләргә?
Пенсионерларга мошенник корбаны булмас өчен нишләргә?

Мошенниклар быел аеруча азды. Аларның тозагына күбрәк өлкән яшьтәгеләр каба. Шул уңайдан Русия Социаль фондының Башкортстан идарәлеге махсус аңлатма белән чыкты.

Фондның матбугат хезмәте белдерүенчә, мошенникларның тозагына капмау өчен өлкәннәргә гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Беренчедән, әгәр сезгә шалтыраткан кеше үзен Социаль фонд хезмәткәре итеп танытса, аңа шәхси мәгълүматларыгызны атый күрмәгез! Фонд белгечләре беркайчан да СНИЛС, паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, аның ПИН-кодын яки шәхси кабинетыгыздан паролегезне сорамый. Әгәр телефоннан шундый мәгълүмат бирүне сорыйлар икән, димәк, бу мошенниклар.

Җинаятьчеләр пенсиягә өстәмә, түләүләрегезне яңадан исәпләү буенча юридик ярдәм тәкъдим итә ала. Кайвакыт ялган белгечләр теге яки бу пособиеләрне исәпләү өчен мәгълүматларыгызны яңартырга кирәклеге турында хәбәр итә. Социаль фонд мондый шалтыратуларга ышанмаска һәм әңгәмәне шунда ук өзәргә киңәш итә.

Социаль фонд белгечләре шулай ук пенсия мәсьәләләре буенча ярдәм тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрми. Әгәр сезнең ишеккә чакырылмаган кунаклар шакып, үзләрен Социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштыра икән, сагаерга кирәк. Фонд үзенең эшен бары тик клиент хезмәтләрендә генә башкара яисә дәүләт хезмәтләрен “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетыгыз аша онлайн рәвештә күрсәтә. Өстәвенә, моны һәрвакыт бушлай башкара. Түләүләр гариза тапшырганнан соң автоматик рәвештә, булган мәгълүматлар фонды нигезендә бирелә.

Фото: тригорода.рф

Пенсионерларга мошенник корбаны булмас өчен нишләргә?
Пенсионерларга мошенник корбаны булмас өчен нишләргә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: