

Район җирендә яшәп, “Тулпар” журналына вакытында языла алмагансыз икән, сезне кызганырга гына кала. Чөнки зур шәһәрләрдән читтә “Тулпар”ны табу чыннан да читен. Ләкин Уфада яшисез икән, сезгә “Планета” китап кибетләре, “Уфа-печать” киосклары ярдәмгә килер. “Планета” китап кибетләре челтәре Уфада 13 кибеттән тора. Алар Первомайская, 35; Ленин урамы, 20; Кувыкин урамы, 14; Октябрь проспекты, 121; Октябрь проспекты, 21; Транспортная, 46/1; Гагарин урамы, 38; Машиностроительләр, 6; Әй урамы, 68; Октябрь проспекты, 132; Октябрь проспекты, 55; Правда урамы, 20 (Дим бистәсе); Әхмәтов урамы, 273 (Затон бистәсе) адреслары буенча урнашкан. Әлеге кибетләргә “Тулпар”ның һәр яңа чыккан саныннан 30шар данә журнал җибәрелә.
“Уфа-печать” киосклары исә башкала буенча сибелгән. Аларга һәр санның 80шәр данәсе җибәрелә. Шулай булгач, Уфада “Тулпар” журналын табуның бер авырлыгы да юк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.