Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2023, 20:28

Хатын-кызлар булдыра

Гүзәл затлар нәрсәләр уйлап тапкан?

Хатын-кызлар булдыра
Хатын-кызлар булдыра

1702 елда Англия патшабикәсе Анна атлар ярышында комарлы уен – тотализатор уйлап тапкан.

 

Леонардо да Винчи су асты корабын уйлап чыгарганнан соң 1845 елда Сара Мэтер перпископка патент ала.

Аның икенче якташы Маргарет Найт 1870 елда сөт пакетларын ябыштыру машинасын уйлап чыгара.

 

Өч елдан соң Русияле Надежда Кожина Венада узган күргәзмәгә ит консервалары алып бара.

 

Карл Бенец  1888 елда  өч тәгәрмәчле машина ясый, утырып йөрергә курыккач, аның хатыны Берта балаларын төяп 120 чакрым ераклыктагы ата-аналарына кунакка китә.

 

1914 елда Джозефин Кочрейн савыт-саба юа торган машина уйлап чыгара.

Джесси Картрайт дөньядагы беренче микродулкынлы мич ясый. Ул кер юу  машиналарына компьютер да уйлап таба һәм автомат кер юу  машиналарына нигез сала.

 

Голливуд кинойолдызы Хеди Ламарр радиоэлектроника белән җенләнә. Аның табышлары күзәнәкле телефонда кулланыла.

 

Марии Кюри ике тапкыр Нобель премиясе ала. Ада Лавлейс компьютер программалары уйлап чыгара.

 

Америкалы химик Стефани Кволек 1964 елда чыдам җеп эзләп “кевлар” дип аталган полимер уйлап чыгарган. Бүген ул машиналар тәгәрмәчендә, хәтта бронижилетта, барлыгы чыдамлык таләп итүче 200 әйбер җитештерүдә кулланыла.

 

Автомобиль салонын җылыткыч, катаракта дәвалауда лазер куллану, дәфтәрдәге язуны буяучы корректор-замазка, йортлар өчен кояш батареясын, савыт-саба юу машинасын, машина “дворник”ларын, суда батучыларны коткару салын, циркуляр пычакны, медицина шприцын, машина глушителен да хатын-кызлар уйлап тапкан.

 

Фото: allaboutourladies.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: