Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2023, 20:44

Электричкалар да яна

Уфадагы тимер юл станциясендә электричка янды.

Электричкалар да яна
Электричкалар да яна

Уфада 5 март “Дим” тимер юл станциясендә электричкада янгын булган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Бу вакыйга якынча 15:45 тирәсендә чыккан. Тимер юлда локомотив кабынып киткән. Ашыгыч ярдәм хезмәте вакыйга урынына бик тиз барып җиткән. Электричканы тартып барган локомотив  өч вагоннан торган төп составтан тиз арада аерып алынган.

Янгынны 16 кеше һәм җиде берәмлек техника сүндергән. Янгын тиз арада  бетерелгән. 16:15 сәгатькә яну тукталган. Зыян күрүчеләр юк. Машинист поезддан мөстәкыйль эвакуацияләнгән, ә состав пассажирларсыз булган.

 

Фото: Ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: