Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2023, 13:53

28 яшьлек ир 36 Кар бабай ясаган

Бу хәл 28 февраль Уфада булган. Ул көн Русиядә Кар бабайлар көне булып санала.

28 яшьлек ир 36 Кар бабай ясаган
28 яшьлек ир 36 Кар бабай ясаган

Бу хәл 28 февраль Уфада булган. Ул көн Русиядә Кар бабайлар көне булып санала. Руслан Кәримов сүзләренчә, идея аның башына очраклы рәвештә генә килгән.

– Ул кичне мин эштән өйгә кайттым һәм очраклы рәвештә социаль челтәрләрдә 28 февральдә Русиядә Кар бабайлар көне билгеләп үтелүен күрдем. Якынча 22.30 сәгатьтә мин урамга чыктым һәм башта балалар мәйданчыгы янындагы газонда 12 Кар бабай ясадым. Анда алар беркемгә дә комачауламый, шуңа күрә иртәдән үк ул кар чистарту техникасы яки урам себерүче көрәк астына эләгер дип курыкмадым. Нәтиҗә миңа бик ошады, шуңа күрә мин тагын 10 Кар бабай ясадым. Аннары  арыдым һәм тәнәфес ясау һәм җылыну өчен өйгә кердем. Шуннан тагын ишегалдына чыктым һәм тагын  ясадым. Барлыгы 108 кар шарыннан 36 сөйкемле Кар бабайлар һәм Кар кызлары килеп чыкты, аларны ясау өчен миңа барлыгы 6 сәгать китте, –  дип уртаклаша Руслан Кәримов.

Егет сүзләренчә, эш процессын күршеләр тәрәзәләрдән күзәткән һәм хуплау белдергән.

Уфада ул көннәрне күпләп кар яуган иде, Руслан, шулай итеп, карны җыештырырга булышуын да әйтте.

– Минем күңелемдә  ниндидер кызыклы һәм гадәти булмаган эшләр башкарырга яратучы бала ята. Бу  катлаулы чынбарлыктан ял итәргә дә мөмкинлек бирә, – ди ул.

 

Фото: Ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: