Уфада 28 яшьлек егет балалар һәм яшүсмерләр өчен “тәрбия приюты” оештырган. Андагы тәрбия ысулларына балаларны тукмау да кергән. Бәхеткә, яшүсмерләрнең берсе качкан һәм бу хакта полиция хезмәткәренә сөйләгән. Хәзер “педагог”ны тоткарлаганнар һәм аңа балигъ булмаганнарны җәзалауда гаепләү белдергәннәр.
Башкортстан Тикшерү комитетында хәбәр итүенчә, 28 яшьлек Таҗикстан ватандашы Уфаның “Мәдинә” мәчете бинасының подвал бүлмәләрен арендага алып, “тәрбия приюты” ачкан. Анда барлыгы 6-12 яшьлек биш балигъ булмаган бала “тәрбияләнгән”. Балаларның яшәү шартлары спартанныкы кебек булган, алар биктә тотылган, карават урынына идәндә матраслар файдаланылган, ә тәрбияви әңгәмәләр урынына, аз гына тәртип бозган өчен дә, физик җәза каралган. “Тәрбияче” сорау алуда, әти-әниләре балалары тыңлашмаса, аларга кул күтәрергә рөхсәт иткәнлеген белдергән.
Мәчетнең үзендә подвалда ниләр булганын белмәгәннәр дә. Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин сөйләвенчә, бу хәлләр мәчеткә карамаган катларда булган.
Фото ВКонтакте социаль челтәреннән алынды.