Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2023, 14:59

Минем илем – минем Русиям!

Шушы исемдәге конкурска гаризалар кабул ителә.

Минем илем – минем Русиям!
Минем илем – минем Русиям!

Быел әлеге бәйге үзенең ХХ сезонын ача. Проект, беренче чиратта, яшьләрне – укучыларны, студентларны, аспирантларны, яшь укытучыларны, галимнәрне, эшкуарларны үз эшендә катнашырга чакыра. “Минем илем – минем Русиям” конкурсы барлыгы 15 номинациядә үткәрелә. Ул Русия төбәкләренең социаль-икътисади үсешенә бәйле барлык мәсьәләләрне дә үз эченә ала.

20 ел эчендә әлеге конкурста 500000 кеше катнаша. 2022 елда катнашучылар саны 93226га җиткән. Әлеге проект чәмле һәм гаярь яшьләргә бу тормышта үз-үзләрен раслау өчен менә дигән баскыч булып тора. Анда теләсә нинди яшь кеше катнаша ала. Моның өчен 2023 елның 30 мартына кадәр  https://moyastrana.ru сайтында теркәлү үтәргә кирәк. Конкурсның кагыйдәләре дә шушы ук сайтта урнаштырылган.

Фото: moyaokruga.ru

Минем илем – минем Русиям!
Минем илем – минем Русиям!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: