Бүген, 27 февральдә, Башкортстанның Иглин районында көчле кар яву, җил һәм буран аркасында берничә мәктәп укучыларының икенче сменасында дәресләр бетерелде. Балалар өчен уку процессын дистанцион форматта оештырдылар. Бу хакта муниципалитет башлыгы Гүзәл Насыйрова социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Шулай ук түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә дә дәресләр булмаган.
Башкортстанга ишелгән кар ишегалларын һәм юлларны каплады, республика халкы Радий Хәбировның социаль битен кар чистарту техникасы булмауга карата шикаятьләр белән тутырды. ЦУР хәбәр итүенчә, кар чистартуның сыйфатына Уфа, шулай ук Мәләвез районыннан һәм Стәрлетамактан шикаятьләр аеруча күп килгән.
Алдан фаразлауларга караганда, республикада кар март ахырына кадәр явачак. Бураннар фаразлар буенча 8 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Фото: etegen.ru