Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2023, 10:38

Хуш, Айдар!

Кичә Башкортстанда Айдар Аеткулов белән хушлаштылар. Айдар – танылган курайчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Азат ага Аеткуловның улы.

Хуш, Айдар!
Хуш, Айдар!

Былтыр август аенда Айдар Аеткулов үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Луганск халык республикасында Артемовски янындагы сугышларда һәлак була.

Хәрби хезмәткәрнең җәсаден әнисе Фәния Сабирҗан кызының туган ягында – Кырмаскалы районының  Мөкъсин авылында җирләделәр.

Айдар Аеткулов Уфада 1982 елда туган. Ф. Мостафина исемендәге 20нче мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа хореография училищесында һәм БГПУда белем ала. Бизнес белән шөгыльләнә, "Метро", "Касторама" компанияләрендә эшли. Владимир ишекләр фабрикасының төбәк филиалы директоры була. Өч баласы ятим калды.

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 

Фото Кырмыскалы районы хакимиятнең социаль челтәрләреннән.

 

 

 

Хуш, Айдар!
Хуш, Айдар!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: