+21 °С
Дождь


Байкал тирәсендәге Зур Голоустное бистәсе янында җир тетрәү көче 5,9 баллга җиткән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча Баш идарәлеге хәбәр итә. "Иркутск өлкәсендә 10.35 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 05.35 сәгатьтә) Зур Голоустноедан 18 чакрым ераклыктагы Байкал күле акваториясендә 5,9 баллык җир тетрәү теркәлгән", -- диелә хәбәрдә.
Иркутски шәһәрендә исә җир тетрәү көче 3 балл тәшкил иткән. Корбаннар һәм җимерелүләр юк.
Фото: tawatchai07_Freepik