21 февральдә дөнья буенча ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән Халыкара туган телләр көне билгеләнә. Шул уңайдан Башкортостанның Мәдәният министрлыгы һәм республиканың Халыклар дуслыгы йорты “Бу сүзне һәркем белә!” дип аталган флешмоб оештыра. Анда катнашу өчен видеоролик язарга кирәк. Катнашучы анда туган теленең иң популяр сүзләрен тәкъдим итеп, роликны 15-20 февраль аралыгында үзенең социаль челтәрләрдәге битләренә урнаштырырга тиеш. Постлар астына #ЭтоСловоЗнаютВсе #МирРодныхСлов #ДеньРодногоЯзыка хэштегларын кую мотлак.
Бер роликта бер генә кеше катнашырга тиеш. Кадрда ул өч сүз тәкъдим итә:
1) “Бу сүзне һәр (үз милләтен атый) белә”... алга таба кием-салым исеме атала;
2) ) “Бу сүзнең тәмен һәр (үз милләтен атый) белә”... алга таба милли аш-су төре атала;
3) “Бу сүзне һәр (үз милләтен атый) ишетеп белә” алга таба милли музыка коралы исеме атала.
Роликларның эчтәлеге Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы законнарына каршы килергә тиеш түгел.
Фото: culture.ru