Җәмгыять
15 Февраля 2023, 04:43

Бала туу белән бирелә торган пособиенең күләме нинди?

Пособие бирү тәртибенә һәм аның суммасына 1 февральдән үзгәрешләр кертелгән.

Бала туу белән бирелә торган пособиенең күләме нинди?Бала туу белән бирелә торган пособиенең күләме нинди?
Бала туу белән бирелә торган пособиенең күләме нинди?

– Былтыр бу акчаны Башкортстанда 28260 гаилә алды. Башкортстан Республикасында ата-аналарга җибәрелгән матди ярдәмнең гомуми суммасы 662,2 миллион сумнан артып китте. Түләү балалары туган гаиләләрдәге я әти, я әни кешегә бирелә, – дип хәбәр итте Русия Социаль фондының Башкортостан Республикасы буенча бүлек идарәчесе урынбасары Фәнил Вахитов.

Пособие ата-аналарның керем дәрәҗәсенә һәм балалар санына бәйсез рәвештә бирелергә тиеш. Түләүне эшләүче ата-аналар да, эшләмәүчеләр дә алырга мөмкин. 2023 елның 1 февраленнән бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 26345 сум тәшкил итә.

Фото: ufacity.info

Бала туу белән бирелә торган пособиенең күләме нинди?
Бала туу белән бирелә торган пособиенең күләме нинди?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас