Җәмгыять
13 Февраля 2023, 01:38

Уфада Шаляпин музее 2024 елда гына ачылачак

Әлегә музейда урын алачак 75 экспонат белән танышырга мөмкин.

Уфада Шаляпин музее 2024 елда гына ачылачакУфада Шаляпин музее 2024 елда гына ачылачак
Уфада Шаляпин музее 2024 елда гына ачылачак

13 февральдә бөек рус опера җырчысының тууына 150 ел тула. Уфа аны зур сәхнәгә алып килгән шәһәр була. Шуңа күрә дә Башкортстан Республикасының Милли музеенда “Шаляпин – Уфада. Бөек дебют тарихы” дип аталган күргәзмә ачыла.

Күргәзмә XIX гасыр ахырында Фёдор Шаляпинның Уфадагы тормышы турында сөйли. Ул вакытта җырчыга нибары 17 яшь була, ул зур сәхнәгә яңа аяк баса.

Төбәкара Шаляпин үзәгенең Уфа бүлеге җитәкчесе Елена Замрий матбугат конференциясендә күргәзмә турында түбәндәгеләрне хәбәр итте:

– Без экспонатларның бер өлешен генә тәкъдим итәрбез, – диде ул. –Шаляпинның Уфада ачылачак музей коллекциясеннән 75 әйбер тамашачы хозурына чыгарылачак, әмма алар бик кыйммәтле. Экспонатлар арасында җырчының өлкән кызы Ирина Федоровна Шаляпина-Бакшеева гаиләсендә сакланган уникаль әйберләр бар. Безнең музей әлегә оешу стадиясендә, шуңа күрә экспонатлар торган саен тулыланачак. Без ил буйлап экспонатлар эзләдек. Мәсәлән, Шаляпинның классик сәхнәдә беренче адымнары турында басма чыганаклар таптык. Шулай ук бездә генә Шаляпинның "Метрополитен-опера" опера труппасы белән контрактының күчермәсе дә бар. АКШтан бик күп афишалар килде, шулай ук Шаляпинның Уфадагы тормышына бәйле әйберләр табылды.

Елена Замрий сүзләренә караганда, булачак музей коллекциясенә мәшһүр җырчының кызы Ирина Федоровна бүләк иткән дүрт әйбер керәчәк: Шаляпинның бинокле, җиләк-җимеш пычагы, акча ассигнациясе һәм открыткасы. Шулай ук Щулепниковларның дворян гаиләсендә сакланган борынгы комод-бюро да үз сәгатен көтә.

Башкортстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина әйтүенчә, Шаляпин музее башта быел ук, юбилей тантаналарында ачылырга тиеш булган. Әмма сәяси вәзгыят бу планнарга үзгәрешләр керткән. Шулай да 2024 елда музей ачылыр дип көтелә. Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан тиешле акча бүленгән, проектның концепциясе һәм дизайны әзер.

Фото: https://www.bashinform.ru

Уфада Шаляпин музее 2024 елда гына ачылачак
Уфада Шаляпин музее 2024 елда гына ачылачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас